Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре көч сынашты
Актаныш районында традициягә әверелгән Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш ярышы спорт дөньясында популярлаша бара. Быелгы ярышка 132 яшь спортчы көчләрен сынарга килгән. Республикабыз районнарыннан тыш Башкортстанның Илеш районыннан да катнашучылар бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровка 18 ноябрьдә 72 яшь тулган булыр иде. Әмма аның рухы, батырлыгы райондашларының хәтереннән беркайчан да җуелмас. Чөнки Илфат абыйны хөрмәт итүчеләр аның исемендәге көрәш бәйгесен гамәлгә куеп исемен мәңгеләштерделәр.
Бәйгене ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов көрәшчеләргә уңышлар теләгәннән соң бәйгене оештыруда иганә ярдәме күрсәтүчеләрнең берсе - Мирзасалих Халиковка «Россиядә көрәшне үстерүдәге өлеше өчен» медален тапшырды.
Иганәчеләрнең тагын берсе - озак еллар Актаныш районын җитәкләгән, милли көрәшне үстерүдә зур хезмәт куйган Энгель Фәттахов көрәш бәйгесен оештырган Илфат абыйның улларына, туганнарына рәхмәт әйтте.
Бүгенге ярышларны оештырган егетләр- Илфир, Айнур, Тәүфикъ һәм Шәфкать Әнвәровлар елдан ел иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләрнең артуын әйтте. Бу исә яшь спортчыларны бүләкләүдә зур ярдәм.
Ярышлар 2011 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында ике, ә 2006 нчы һәм аннан кечерәкләр арасында сигез авырлыкта үткәрелде. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 1, 2, 3 урын алучылар гына түгел, призлы урынга аздан гына керә алмаган 4 нче урын иясенә дә акчалата бүләк әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз