news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Тәмле юл билгеләре» конкурсын татар халык ашларына багышлаганнар

Актанышта «Тәмле юл билгеләре» конкурсын татар халык ашларына багышлаганнар
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актанышта «Тылсым» балалар бакчасында «Тәмле юл билгеләре» конкурсы уза. Икенче ел рәттән оештырыла торган бәйге финалында 15 конкурсант көчләрен сыный, жюри алдында үзләренең сәләтләрен иҗади осталыкларын күрсәтә һәм пешергән ризыкларын яклый. Шунысы мөһим, быелгы бәйгене татар халык ашларына багышлаганнар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Тәмле юл билгеләре» конкурсына 23 балалар бакчасы катнашырга теләк белдергән, 1 турда тәмле юл билгеләрен пешерү процессын күрсәтеп, дүрт фотография җибәргәннәр. Тәкъдим ителгән эшләрне карап чыкканнан соң оештыручылар 15 эшнең авторларын «Тылсым» балалар бакчасына финал этабына чакырган.

Бәйгенең финалында катнашучыларны «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәламләп уңышлар теләде.

«Бала белән әни концерт номеры белән чыгыш ясый, аннан пешерү процессын аңлаталар. Регламент буенча конкурсантларга 3 минут вакыт бирелә. Ризыкның сыйфатына, баланың ризык әзерләүдә катнашуына карап урыннар чыгарабыз», – дип, бәйге шартлары белән таныштырды Ләйсән Мөхәммәтова.

Тагын бер таләп - ризыклар татар милли ашларының берсе булырга тиеш.

Актаныш районының һәр балалар бакчасында ЮХИДИ юнәлешендә эшчәнлек актив алып барыла. Шул исәптән безнең «Тылсым» балалар бакчасында да ел буена бик күп эшләр эшлибез. Һәр төркемдә уку елы дәвамында ачык чаралар, дәресләр, уеннар, мастер-классларны күрсәтеп тордык. ЮХИДИ юнәлешендәге «Тәмле юл билгеләре» конкурсы безнең бакчаның брендына әверелде», - дип сөйләде «Тылсым» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100