news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Актанышта «Сөн буе гүзәле» бәйгесе игълан ителде

Актанышта «Сөн буе гүзәле» конкурсы  Сабан туе алдыннан, 9 июньдә, 16 сәгатьтә башлана. Бу хактак «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Конкурста 15-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Алар 2 минутлык визит карточкасы (шигъри, проза, театраль), иҗади чыгыш (вокал, хореография, нәфис сүз яки башка жанр) әзерләргә тиеш. Оештыручылар искәртүенчә, 3-4 минутлык халык җырына өстенлек бирелә.

Кызларның татар телен белүе, буе 160 см дан югары булуы һәм татар халык милли кием киюе шарт булып тора.

 

Фото: © «Актаныш»

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100