Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта «Сөйләшәбез дуслык телендә» дип аталган библиотур узды
Актанышның мәдәният һәм сәнгать паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Аккүз, Байсар, Меңнәр, Сәфәр, Чуракай, Яхшый авылы китапханәчеләре үзәк китапханә белән берлектә «Сөйләшәбез дуслык телендә» дип аталган библиотур үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Актанышта «Бүләк» лагеренда ял итүче балалар катнашты. Алар төрле шәһәр-авыллардан: Мәскәү, Пермь, Омск, Чаллы, Актаныштан килгән иде.
Беренче тукталыш «Әдәби алан» дип аталды. Монда табышмаклар чишү, мәкальләр белү буенча ярышлар булды. Кайбер татар сүзләренең дөрес язылышы (мәсәлән, мәкаль, дикъкать, тәкъдим һ.б.) тикшерелде. Шулай ук язучыларның исемнәрен атауда белемнәрен ныгыттылар.
Икенче тукталыш «Ачык һавада - музей» дип исемләнгән иде. Татар халкының калфак, түбәтәйләре, тастымаллар, чигүле алъяпкычлар турында суз барды. Шул темага багышланган китапларга күзәтү ясалды.
Өченче тукталышта иҗади эшчәнлек темасы өстенлек итте. Балалар татар орнаментларын бизәде.
Алга таба хәрби тукталыш булды. Яхшый авылы китапханәчесе Дилбәр Әхәтованың кызы Диләрә кичә кунакларына яралыларга ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнен аңлатты. Дилбәрнең улы Алмаз махсус хәрби операциядән яраланып кайткан. Дилбәр ханым – шагыйрә, ике шигырь китабы авторы. Катнашучыларга ул шигырьләрен укыды, җырларын тәкьдим итте.
Библиотур мавыктыргыч, файдалы булды. Һәр тукталыш арасында биюләр, кызыклы уеннар уйналды. Балаларга дип әзерләнгән тәмле күчтәнәчләр дә үз хуҗаларын тапты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз