news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта семинарда мөслимәләр тәҗрибә уртаклашты

Актанышта  семинарда мөслимәләр тәҗрибә уртаклашты

Бүген Актанышның Җәмигъ мәчетендә «Гыйлем алу - фарыз гамәл» исемле семинар үткәрелде. Чарага Актаныш районы мөгаллимәләре һәм дини йолаларны башкаручы мөслимәләр чакырылган иде.

Семинарның 1нче өлешендә укытучы һәм укучыларга хас булырга тиешле әдәпләр, гыйлем алу өстенлекләре турында фикерләштеләр. Бу турыда «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Дилбәр Гәрәева мәчет каршындагы курсларда «Ислам дине нигезләре»н укыту методикасы дигән темага чыгыш ясады. Ул әлеге курсларның эчтәлеге, куллану өчен методик һәм дини әдәбият, программалар белән таныштырды. Мөгаллимәләрне укытуның актив һәм интерактив алымнарын аңлатып китте. Һәр бүлеккә (гакыйдә, фикһ, Коръән, Ислам тарихы) хас укыту алымнарын мисалга китереп узды.

Төшке аш һәм өйлә намазыннан соң семинарны «Соңгы юлга озату: безнең вазифалар» темасына чыгыш белән Гөлназ Анамова дәвам итте. Ул бу дөньядан китүче кеше янында әдәпләрне, вазифаларны, мәетне юу, кәфенләүгә карата гамәлләрне аңлатып үтте, тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Гомумән, мөгаллимәләрнең яңа уку елы алдыннан үткәрелгән әлеге җыелышы бик бай эчтәлекле, нәтиҗәле булды. Мөгаллимәләр ныклы әзерлек белән, гыйлем таратуның мөһимлеген аңлап, үз алларына максатлар куеп таралышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100