news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Сабан туенда алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре, мактаулы билгеләр тапшырылды

Актанышта Сабантуй алдынгыларны хөрмәтләү тантанасына әверелде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Быел якташыбыз, язучы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Вахит Имамов Татарстанның Халык язучысы исеменә лаек булган иде. Бүгенге Сабантуйда да Актанышның горурлыгы булган атаклы якташыбызны зурладылар.

Актаныш районының хезмәт уңганнарына исә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язгы кыр эшләрен намус белән, фидакарьләрчә башкарган игенче – механизаторларны, терлекчелек тармагы хезмәтсөярләрен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев дипломнар, акчалата бүләкләр белән хөрмәтләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot