Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Россия көненә багышланган концерт программасы бара
Актаныш районында Россия көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бәйрәм программасы Гашыйклар паркында уза, анда районның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае артистлары чыгыш ясый.
Район халкын дәүләт бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең идарә мәсьәләләре буенча урынбасары Фәрит Заһертдинов котлады.
«Сезне илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм. Бу – үз илен, аның тарихын һәм казанышларын хөрмәт итүче, алар белән горурланучы халык бәйрәме. Барыгызга да нык сәламәтлек, аяз күк йөзе, җирдә тынычлык телим», - диде ул.
Концерт программасы «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында оештырылган. Район халкы һәм кунаклары өчен мәдәният сарае артистлары башкаруында музыкаль номерлар әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз