Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Роберт Сәлахиевны искә алдылар
18 февраль көнне Актаныш районында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Роберт Фәссах улы Сәлахиевның 75 еллык юбилее уңаеннан искә алу чаралары узды. Әлеге чарада күренекле әдип Факил Сафин, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, язучы Әлфия Ситдыйкова, шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев катнаштылар. Бу хакта ТР Язучылар бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган авылы Татар Суыксуында Роберт Сәлахиевның яшәгән йорт диварында истәлеген мәңгеләштерү нисбәтеннән мемориаль такта эленде.
Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үзенең чыгышында Роберт Сәлахиевның соңлап кына иҗатка килсә дә, язучылык эшен миссия итеп кабул итүен, тиз арада иҗатта уңышларга ирешүе хакында дулкынланып сөйләде.
Мемориаль тактаны Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе һәм шагыйрьнең балалары ачты.
Соңрак Актаныш район мәдәният йортында аның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тамаша залына Роберт Сәлахиевның иҗатын хөрмәт итеп, Казаннан, Чаллыдан, райондашлар, әдәбият сөючеләр, балалар җыелган.
Кичә Актаныш мәдәният йортының сәнгать осталарының чыгышы белән үрелеп барды. Сәхнәдә Роберт Сәлахиевның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Зәңгәр экранда күренгән фотосурәтләр, видеоязмалар, бигрәк тә шагыйрьнең үзе сөйләвендә яңгыраган шигырьләре, фикерләре истәлек кичәсенә килгән тамашачыларның күңелен тетрәндерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз