Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Республика көненә багышланган бәйрәмдә хәрби операция батырларын хөрмәтләделәр
Бүген Актанышта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында тантаналы чара узды. Район башлыгы Ленар Зарипов бәйрәмгә килгән актанышлыларны ихлас котлап, тынычлык һәм бердәмлек теләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Чараның төп өлеше дәүләт бүләкләре ияләрен хөрмәтләү булды. Район башлыгы Ленар Рафакович подполковник, хәрби комиссар Марат Гайфуллин белән батырлык һәм кыюлык күрсәткән махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдановка Батырлык ордены тапшырды.
Шулай ук югары бүләкләр махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына тапшырылды. Данияр Гарипов, Илдар Шәрипьянов, Алгиз Хөрмәтуллин, Илфак Габидуллин, Мансур Арсланов, Фәндил Камалов, Богдан Абышев үлгәннән соң «Батырлык» орденына, Ильвир Шәемов «Суворов» медаленә, Александр Лузан II дәрәҗә «Кыюлык» өчен медаленә, Булат Маликов, Артур Хәйретдинов «Батырлык өчен» медаленә лаек булды.
Очрашу район мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать ияләре концерты белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз