news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта районнар артистлары һәм волонтерлары катнашында хәйрия концерты була

21 августта «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Башкортстанның Илеш районы артистлары һәм волонтерлары катнашында беренче төбәкара хәйрия концерты уза. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Концерт вакытында күргәзмәләр, балалар мәйданчыклары, сату нокталары эшләячәк. Шулай ук солдат боткасыннан авыз итәргә, коймак һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак.

Хәйрия чарасы 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot