news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр

Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр
Юлай Низаев

Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алырга җыенган мизгелләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат турниры оештырылды. Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында җиңүчеләрне, бу шахмат ярышының ветераннарын бүләкләү узды.

Дулкынландыргыч та, күңелле дә тантана муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашында булды. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

 Җиңүчеләр, яхшы уңышларга ирешкән командалар, шахматчылар билгеләнеп үтелде. "ПАНДЫ", "Интеллектуал" җыелма, Чаллының "Новгородские" командалары 1, 2 һәм 3 урыннарга лаек булса, алардан әз генә калышып "Буркина Фасо" һәм "Гамбит" Актаныш җирлегенеке 4, 5 урыннарга чыкты. 

Уеннар киеренке, дустанә һәм гадел узды. Әлеге турнир матур традициягә әверелгәне дә ассызыкланды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100