news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта район алдынгыларын бүләкләделәр

Актанышта район алдынгыларын бүләкләделәр
Энҗе Габдуллина

Актаныш мәдәният йортында 2022 елгы күрсәткечләр буенча район алдынгыларын бүләкләделәр.

Слетта районның алдынгы механизатор, терлекче, комбайнчы, савымчылары, спортчы, мәдәният хезмәткәрләре, укытучы, тренер, фельдшер-табиблар, эшмәкәр, икътисадчы һәм башка һөнәр вәкилләре бүләкләнде. Аларга республикакүләм һәм район башлыгының рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

«Алдынгылар слеты»нда район халкын район башлыгы Ленар Зарипов котлады. «Барыбыз да сәламәт булып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын», – дип теләде район башлыгы. 

«Бүген төрле тармакта эшләп, фидакәрь хезмәт күрсәткән райондашларыбызны котларга җыелдык. Узган ел җиңелләрдән булмады, шулай да күрсәткечләребез яхшы. Актаныш республикада игенчелек буенча алдынгы урыннарда бара, терлекчелекне дә саклап калдык. 2023 елда бердәм булып, тырышып эшләгәндә тагын да зуррак уңышларга ирешә алырлык потенциалы булган, хезмәт яраткан район без», – диде Ленар Рафак улы.

Актаныш халкын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән министр урынбасары Рафаэль Фәттахов котлады. 

«Хөрмәтле актанышлылар! Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үземнең исемнән сезне шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаилә тынычлыгы телим», – диде Рафаэль Фәттахов. 

Авыл хуҗалыгы буенча төп нәтиҗәләре белән районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев таныштырды. Ул авыл хуҗалыгында эшләүче һәр хезмәткәргә баш иеп, рәхмәт әйтте. 

«Табигать шартлары безгә шактый күп күләмдә иген җыеп алырга мөмкинлек бирде. Сөт, ит җитештерү күләме дә сакланып калды. Бу уңышлар - безнең хезмәтчәннәребезнең, аек акыл белән алга карап идарә итүче җитәкчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Алар - безнең горурлыгыбыз», – диде Нәфис Сәлимгәрәев.

Актаныш мәдәният йортында район алдынгылары өчен «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, мәдәният йорты хезмәтчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100