Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта педагогларның конференциясе «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе белән башланды
Бүген Актаныш районының барлык мәгариф җәмәгатьчелеге традицион педагогик конференциягә җыелды. Август киңәшмәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе белән старт алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Конференция эшенең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакированы иң элек балалар бакчалары нәниләре сәламләде.
Балалар бакчалары коллективлары тәрбия һәм белем бирү юнәлешләрендәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды.
Дәүләт эшлеклеләре республикакүләм «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында беренче сыйныфка барачак 14 укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте.
Шулай ук әлеге хәйрия акциясендә «ТАТЕЛЕКОМ» җәмгыятенең Актаныштагы филиалы да үз өлешен кертте.
Актаныш районында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе уку елы башланыр алдыннан унсигезенче тапкыр оештырыла. Быел мәктәпкә 215 укучы укырга керә, шуларның 23енә матди ярдәм күрсәтелә. 2-11 сыйныф укучылары арасында 32 ярдәмгә мохтаҗ бала бар. 28 укучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Бу балаларга мәктәпләр үзләре ярдәм итте. 2025 елгы хәйрия акциясе барышында районның 55 укучысына ярдәм күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз