news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры була

Иртәгә, 4 гыйнварда, Актанышның «Батыр» спорт сараенда өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры узачак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

«Барлык спорт сөючеләрне әлеге турнирда катнашырга һәм спортчыларга көч биреп торырга чакырабыз. Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Бу үз сәләтеңне күрсәтү, яңа танышлар табу һәм Яңа елны позитив белән башлап җибәрү өчен искиткеч мөмкинлек», - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot