news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Өлкәннәр көне «Халык иҗаты» район конкурсы белән башланды

Актанышта Өлкәннәр көне «Халык иҗаты» район конкурсы белән башланды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актанышта Өлкәннәр ункөнлеген ачу «Халык иҗаты» район конкурсы белән башланды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Авыл җирлекләрендә яшәүче халкыбыз үзенең сәләтен, талантын «Яшьлек» яшьләр үзәгендә оештырылган «Халык иҗаты» район конкурсында тагын бер кат танытты.

Кул эшләреннән төзелгән күргәзмәне бәйрәм кунаклары да зур кызыксыну белән карады. Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район ветераннар Советы оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев күргәзмәдә булды. Ветерннар оешмасы җитәкчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик матур, эчтәлекле чыгышлар белән күргәзмәлекләрне тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot