news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта олимпиадада күп укучылары җиңгән гуманитар гимназия Гран-прига ия булды

Актанышта олимпиадада күп укучылары җиңгән гуманитар гимназия Гран-прига ия булды
Юлай Низаев

Актаныш районы мәктәпләренең фән өлкәсендәге уңышларына нәтиҗә ясап, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада җиңүче-призерлары һәм аларның остазларын хөрмәтләгәннән соң мәктәпләр арасында урыннар чыгарылды.

Бөтенроссия, Халыкара, Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы һәм республика олимпиадаларында алган призлы урыннар буенча, мәктәпләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Төп мәктәпләр арасында 3 урында - Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы. 

2 урында  Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, 1 урында  Мари Суксуы һәм Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары. 

Урта мәктәпләр арасында 4 нче урынны Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, 3 нче урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты һәм  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе оллективлары яулады. 2 урында –  Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы,. 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган  Актанышның 2нче урта мәктәп коллективы. 

72 призер һәм җиңүчене әзерләгән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты коллективы Гран-прига лаек булды.

Мәктәп коллективлары җитәкчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100