news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Актанышта Мөхәммәт Мирза исемендәге шигърият бүлмәсен ачуда катнашты

Ркаил Зәйдулла Актанышта Мөхәммәт Мирза исемендәге шигърият бүлмәсен ачуда катнашты
Юлай Низаев

Актаныш дәрәҗәле һәм мәртәбәле әдипләрне, кендек каннары монда тамган абруйлы өлкән каләмдәшләребезне кабул итте. Делегацияне Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкли.

Әдәби десант составында танылган шәхесләр Мөхәммәт Мирза, Рөстәм Галиуллин, Факил Сафин, Газинур Морат, Нурфия Йосыпова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Лилия Габидуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Айзирә Имамова бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Республикада соңгы елларда дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бүленә. Бу максаттан Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында һәм башка мәктәпләрдә язучылар һәм шагыйрьләр укучыларга әдәби дәрес бирде.

Аеруча сөенечле һәм шатлыклы вакыйга, Актанышта туып-үскән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Мирза исемендәге шигърият һәм татар теле бүлмәсе ачылды. Әдип якташларына чиксез рәхмәтен белдерде. Чарада Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлегенә җитәкчесе Назил Латыйпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнашты.

Алга таба әлеге әдәби-мәдәни тантана педагогик конференция белән дәвам итте, биредә районның уку йортлары китапханәчеләре дә катнашты. Бик күп сораулар күтәрелде, мәктәп программасындагы нәфис әдәбиятнең һәм китап-әсбапларның эчтәлегенең камиллеге буенча да фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл эшен халык укытучысы, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ләйсән ханым Әминова алып барды.

Әдәбият бәйрәме, Әлфия Авзалова исемендәге Актанышның мәдәният учагында күренекле язучы, шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның зур иҗат кичәсе белән дәвам итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100