news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир узачак

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир узачак
Фото: © «Татар-информ», архив

25-27 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак, бәйге быел 26нчы тапкыр уздырыла. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Тиздән Актанышта, мөхтәрәм якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Республика гына түгел, Россиянең бар төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләрне җыйган мәртәбәле ярышларның берсе ул. Килегез, үзебезнең егетләребез өчен җан атыгыз! Турнир 26 сентябрь көнне башланып китәчәк», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot