news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир уза

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир уза
Фото: © «Татар-информ», архив

25-27 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир уза, бәйге быел 26нчы тапкыр үткәрелә. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Актанышта, мөхтәрәм якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча регионара турнир гөрли. Быел катнашучыларның саны аеруча зур — 447 яшь көрәшче бил алышачак. Аларга уңышлар телим!», – диелә хәбәрдә.

Ярышларда 32 хөкемдар эшли. Көрәшчеләр 11 авырлык категориядә көч сынаша: 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70, 80 кг га кадәр һәм 80 кгдан югарырак.

Җиңүчеләр исемлеге иртәгә, 27 сентябрьдә билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot