news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза
Фото: «Актаныш таңнары» газетасы

Бүген Актанышта яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир уза. «Батыр» спорт комплексында ярышның тантаналы ачылышы булды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы хәбәр итә.

Ярышта катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Ул яшь көрәшчеләргә спортта уңышлар теләде һәм бәйгенең киләчәктә зур чемпионатларга юл ачучы мөһим баскыч булуын билгеләде. Шулай ук ул Минтимер Шәймиевка сәламәтлек, исәнлек-саулык теләде.

«Барыгызны да милли җанлы, татар җанлы көрәшнең җимеше булган Актаныш җирендә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына узучы традицион ярышларда сәламлим. Көрәштә дә, тормышта да уңышлар юлдаш булсын. Бу ярышлар киләчәк тормышыгызда зур чемпионатларга, зур баскычларга юл булып торсын. Шулай ук Минтимер Шәрип улына сәламәтлек, исәнлек-саулык телибез», – диде Ленар Зарипов

Бәйге быел 27нче тапкыр уздырыла. Турнирда 2010-2012нче елгы яшүсмерләр – 36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг һәм 80 кг һәм аннан зуррак үлчәү авырлыгында көч сынаша.

Фото: «Актаныш таңнары» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot