news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «Мин намаз укырга яратам» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Актанышта «Мин намаз укырга яратам» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш авылы «Җәмигъ» мәчетендә «Мин намаз укырга яратам» бәйгесе уздырылды. Аны Актаныш мөхтәсибәте оештырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Конкурска Актаныштан һәм Чуракай, Яхшый, Байсар, Ямалы, Күҗәкә авылларыннан 80гә якын бала килде. Балалар, яшь үзенчәлегенә карап, фарыз намаз укып күрсәтү белән бергә «Аять Әл -Көрси», Азан һәм Кунут догаларын да сөйләргә тиеш иде.

«Һәр бала бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, монда әти-әни, мөгаллимнәрнең тырышлыгы күренеп тора», диелгән хәбәрдә.

Конкурс нәтиҗәләре монда карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot