Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Милли дастаннар елына багышланган концерт җиңүчеләре билгеле
Актанышта Милли мәдәниятләр һәм традицияләр һәм Милли дастаннар елына багышланган смотр концерты җиңүчеләре билгеле
Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда авыл җирлекләрендә яшәүче сәнгать сөюче халкыбыз җырга, биюгә, нәфис сүз сәнгатенә булган сәләтен күрсәтте. Быелгы смотр концерты Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли дастаннар» елына багышланды.
Сәнгатькәрләрнең осталыгы елдан ел арта, репертуар байый, иҗади эзләнү сизелеп тора, чыгышлар өчен өр-яңа матур костюмнар тегелә, Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 50 елдан артык уздырылып килүче смотр концертларының әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Истәлекле ел буларак халкыбыз җәүһәрләрен башкалабыз Казанда күрсәтү бурычы тора. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов смотрда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, «Бер дә профессиональ артистлардан аерылмыйсыз», - диде ул һәм алдагы иҗатында уңышлар теләде.
Ул җиңүчеләрне бүләкләп дипломнар, акчалата премияләр тапшырды. Шулай итеп, 1 урын Киров, Пучы, Иске Байсар мәдәният йорты коллективларына, 2 урын Иске Кормаш һәм Яңа Кормаш мәдәният йортларына һәм 3 урын Иске Богады һәм Аккүз мәдәният йортларына бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз