news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта махсус хәрби операциягә 11нче гуманитар ярдәмне җибәрергә җыеналар

Актанышта махсус хәрби операциягә 11нче гуманитар ярдәмне җибәрергә җыеналар
Фото: © Ләйсән Газизова

Актанышның «Без бергә» волонтерлар штабында кызу эш кайный. Махсус хәрби операциядәге егетләргә Актаныш волонтерлары унберенче гуманитар ярдәм озатуга зур әзерлек эшләре бара. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Волонтерлар беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка-барсеткаларны бик җитез рәвештә кирәк-яраклар белән пөхтәләп тутыралар, замоклап куялар. Алгы сызыкка кереп чыккан саен, я булмаса катлаулы хәлдә калганда, хәрбиләрнең аптечкалары эштән чыга, препаратлары тиз бетә. Шуңа күрә бу юлы егетләрдән аптечкага ихтыяҗ күп булган.

«Әйе, анда аптечкага дефицит. 200 аптечка алып препаратлар салдык. Аптечкаларны Илназ Садриев белән Айгиз Фәрдиев алып бирде. Аптечканың эченә ниләр салырга икәнлеген «андагы» медбратлардан сорадык. Нефопам дигән авырту баса торган препаратны халыктан җыелган акчага сатып алдык. Бинт, жгут һәм башкаларны шулай ук Фәрдиевләр гаиләсе алып бирде. Бик зур рәхмәт аларга!» - ди волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева.

Унберенче гуманитар ярдәм вакытында егетләрнең соравы буенча махсус хәрби операциягә УАЗ-буханка автомобиле җибәреләчәк. Моның өчен халыктан җитәрлек күләмдә акча җыелган.

«Барысы 1, 5 миллион сум акча тупладык. Минем картага акча салу туктатылгач, акчалар хәрбинең хатыны картасына җыела башлады. Сбор шуңадырмы, авыр барды. Әмма без егетләрнең үтенечләрен канәгатьләндерә алырлык сумманы тупладык, кирәкле әйберләрне сатып алдык. Хәзер 20 апрельгә кадәр тартмаларга тутырачакбыз», – ди Гөлинә.

Һәр посылканың эчендә Актаныш икмәк комбинатында пешерелгән ипи, чәкчәк, сохари булачак. Шулай ук кесәгә тыгып йөрергә җайлы булсынга ярты литрлы 5-6 шешә су салачаклар. 1, 5литрлылары аерым җибәреләчәк. Шәхси посылкаларны 18, 19 апрельдә җыеп бетергәч, гуманитар йөкне 20 апрельдә озату планлаштырыла. Моның өчен «Газель» һәм 5 тонна йөк сыйдырышлы зур фура машинасы сөйләшенгән. Мариупольдәге аерым зонада йөкләр бушатылгач, халык ярдәме хәрбиләргә «Газель» автомобиле белән таратылачак.

Фото: © Ләйсән Газизова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100