news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концерты булды

Актанышта махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концерты булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышлылар 12 апрель көнне махсус хәрби операциядәге райондашларына чираттагы гуманитар ярдәмне озатырга җыена. «Без бергә» волонтерлары әлеге мөһим вакыйгага ныклы әзерлек алып бара. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр кулларыннан килгәнчә, акчалата, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән булыша. Ә «Без бергә» төркеме артистлары тамашачыларга хәйрия концертлары тәкъдим итте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Шушы көннәрдә генә үзешчәннәребез Иске Кормаш авылында әлеге җирлектә туып-үскән, җаны-тәне белән батыр хәрбиләребез өчен ут йоткан Алмаз Кашаповның якты истәлегенә багышлап концерт күрсәтте.

Алмаз Кашапов махсус хәрби операция зонасына дистәләрчә тапкыр гуманитар йөк алып барды. Чираттагы баруында 2024 елның февралендә юл фаҗигасына очрап, һәлак булды. Шундый изге күңелле волонтерыбыз турындагы якты хатирәләрне онытырга хакыбыз юк.

Алып баручылар Рөстәм Мусин белән Хәят Мәрдәнова Алмаз абыйның рухына багышлап шигырьләр укыдылар, аның белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Җырчылар җырларын аңа багышлады. Иске Кормашның талантлы үзешчәннәре дә концертның бизәге булды.

Концертны карарга Иске Кормаш авылы кешеләре, шулай ук Алмаз Кашаповның башка авылларда яшәүче якын дуслары да килгән иде. Хәйрия тартмасына концерттан 30350 сум акча кергән, үзеннән өлеш керткән һәркемгә оештыручылар зур рәхмәтләрен белдерде.

Иске Кормаш авылы халкы бу атна ахырына кадәр солдатларга тагын кирәк-яраклар алып килергә вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100