Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта махсус хәрби операциядә катнашучы сөеклесе белән гаилә корды
Бүген Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бик матур, истәлекле чара узды. Якташыбыз, Аеш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Россиянең киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче Азамат Галиев сөйгәне - Уфа кызы Лилияна Идиятуллина белән кавышты, законлы никахларын теркәделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
ЗАГС мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Россия Федерациясенең яшь гаиләсе туу уңаеннан Галиевлар гаиләсен тәбрикләп, аларга язылышу таныклыгын тапшырды. Шулай ук Татарстан Рәисе ярдәме белән нәшер ителгән, милли ядкаребез - татар халык ашлары рецептлары тупланган, затлы рәсемнәр белән бизәлгән саллы китап бүләк итте.
Актаныш районы муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев ике республика - Татарстан белән Башкортстан, ике милләт - татар һәм башкорт милләтен берләштереп барлыкка килгән Галиевлар гаиләсенә зур өметләр баглавын әйтте. Яшь гаилләне котлап, чәкчәк һәм чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.
Азамат Галиев - Актаныш районының горурлыгы. Технология техникумын тәмамлагач, Башкортстанның Алкино-2 хәрби частенда хезмәт итә. Ярты ел ил алдындагы бурычын үтәгәннән соң хәрби контракт төзи. 2022 елның 22 февралендә аларның часте Беларуська, аннан Украинаның Черниковский өлкәсенә кертелә. Авдеевка, Макевка, Луганск, Альчеевск һәм башка өлкәләрдә дә дошманнарга каршы көрәшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз