news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта махсус хәрби операция ветераны ярминкәдә үзе үстергән балыкны сатты

Актанышта махсус хәрби операция ветераны ярминкәдә үзе үстергән балыкны сатты
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае янындагы традицион ярминкә мәйданына Актаныш районы, күрше-тирә төбәкләр, ут күршеләребез Башкортстан район-шәһәрләреннән килгән сәүдәгәрләр җыелды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш ярминкәләренә даими сату белән килүчеләр эшнең тәртибен белә - сату ноктларында тәртип, пөхтәлек, һәркемне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, теләгәнен матур итеп төреп сатып алучыга тапшыралар.

Хәләл көч белән җитештерелгән ит-сөт, май, яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар арасында махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов та үзе үстергән балыкларын тәкъдим итте.

Кичә кичтән генә тотылган карась балыкларының килограммын 150 сумнан сатарга алып килгәннәр. Хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтеп беркадәрен чистартып пакетларга тутырганнар, анысы инде 300 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot