Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта махсус хәрби операция катнашучыларына өй токмачлары кистеләр
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм актив дәвам итә. Чишмәбаш авылы халкы Яңа ел ялларыннан соң янә изге гамәлгә тотынды, авыл апалары коры ашлар өчен өй токмачлары кистеләр. Бу хакта «Актаныш» сайты яза.
Иске Байсар авылына караган Чишмәбаш авылы кечкенә авыл саналса да, биредә зур эшләр башкарыла. Халык илдә барган вакыйгаларга битараф түгел, махсус хәрби операция башлану белән районда беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм җыя башлады.
Кечкенә генә авыл клубында окоп шәмнәре ясау, токмач кисү өмәләре оештырылды, авыл апалары солдатларга оекбашлар бәйләп фронтка озатты. Акчалата да ярдәм җыйдылар. Бу игелекле эшчәнлек менә дүртенче ел системалы рәвештә дәвам итә.
Яңа ел каникулларыннан соң Чишмәбаш авыл клубында тагын бер өмә узды. Бу юлы авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга өй токмачы әзерләргә җыелдылар. Бу борынгы, вакыт белән сыналган ризык безнең туклыклы коры ашлар өчен нигез ул. Өмәдә 8 кеше катнашты. Алар 60 йомыркага камыр бастылар, аны җәеп, киптереп токмач кистеләр. Бу тыйнак хезмәт алгы сызыктагы сугышчыларыбызны туган як белән бәйләүче бер җеп ул.
Иске Байсар авыл җирлегендә яшәүчеләр ярдәмнең башка төрен — матди ярдәм җыюны оештырдылар. Халык акчалары Ватанны саклаучыларыбызга кирәкле сугыш кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак.
Ике акция дә тыл һәм фронт бердәмлеген, авыл халкының үз геройларына бөтен көчен куеп ярдәм итәргә әзерлеген ачык күрсәтә. Мондый ярдәм безнең сугышчыларга аларның ялгыз түгеллеген, аларны туган якта һәрвакыт хәтердә тотуларын һәм ышаныч белән көтүләрен күрсәтә.
Без бу игелекле эшләрдә катнашучыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм мөмкинлекләре булганнарны игелекле эшләргә кушылырга чакырабыз. Бергә булганда, без- көч!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз