news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта махсус хәрби операция батыры истәлегенә икенче шахмат турниры үткәрелде

Актанышта махсус хәрби операция батыры истәлегенә икенче шахмат турниры үткәрелде

Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча күп тапкыр Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә икенче тапкыр ачык турнир уза. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Нияз Фәррахов яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда шахмат спортына гашыйк Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның шахмат түгәрәге ачып җибәрүен ишетә дә, беренчеләрдән булып әлеге түгәрәккә языла. Укучысының махсус хәрби операциядә һәлак булуы остазны нык тетрәндерә.

Күп тапкыр Татарстан Республикасы, Актаныш районы чемпионы исеменә лаек булган Нияз Фәрраховның исемен мәңгеләштерү теләген район башлыгы Ленар Зарипов та хуплап ала. Менә шулай итеп район җитәкчелеге хәер-фатихасы белән бүгенге турнир барлыкка килә дә инде. 2024 елдагы ярышка 61 бала катнашса, быел акыл уенында көч сынашучылар тагы да арткан. Алар арасында ветеран спортчылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100