news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта махсус операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат турниры узды

Актанышта махсус операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат турниры узды
Фото: Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Актаныш Балалар иҗат үзәгендә Актаныш җыелма командасы составында күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган, махсус хәрби операция герое, Батырлык ордены иясе Нияз Фәррахов истәлегенә икенче ачык шахмат турниры узды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Нияз Фәррахов кебек танылган шахматчылар тәрбияләгән тренерлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамовка рәхмәт белдерде.

«Ниязның урыны җәннәттә булсын. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсын. Барлык чараларны да оештырырга мөмкин, әмма иң мөһиме – күк йөзенең аяз булуы. Оештыручыларга зур рәхмәт!» - диде Ленар Зарипов.

Турнир ачылышында Ниязның әнисе Ира ханым, әбисе Роза Сергеева һәм махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан абыйсы Александр Сергеев та катнашты.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

«Нияз иң тәртипле укучы иде. Ул беркем белән бәхәсләшмәде, киреләнмәде, хаталар өстендә эшләде. Көчле шахматчы гына түгел, тыйнак, акыллы да иде. Безнең команда аның белән зур уңышларга иреште», - дип искә алды Ниязның тренеры Фәһим Галимов.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Турнирда 80гә якын спортчы, шул исәптән бакчага йөрүче 8 бала катнашты. Чагыштыру өчен, узган ел 61 спортчы катнашкан булган.

Актаныш районы шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов яшь уенчыларга мөрәҗәгать итеп: «Акыллы, кыю булып үсегез, якыннарыгызга терәк булыгыз!» - дип белдерде.

Район хакимияте бүләкләр алу өчен акча бүлеп биргән, ә Ниязның гаиләсе турнирны оештыруда актив ярдәм күрсәтә.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100