Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта махсус операция хәрбиләре өчен өй токмачы кисәләр һәм мендәрләр тегәләр
Актаныш районының Куян авыл клубында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү волонтерлык эше дәвам итә. Бу көннәрдә авыл хатын-кызлары хәрби хезмәткәрләргә җибәрер өчен 170 йомыркага өй токмачы баскан.
Авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, эшкә авыл апалары, хатын-кызлары һәм кызлары кушылган.

«Акциядә катнашучыларның барысына да битараф булмаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Безнең уртак теләгебез — Җиңүне якынайту», — диде Роза Хәбетдинова.

Моннан тыш, авыл халкы мендәрләр тегү өчен материаллар алып килә. Әзер мендәрләрне яраланган хәрбиләр дәвалана торган госпитальләргә һәм блиндажларга җибәрәләр.

Авылда һәркем уртак эшкә булдыра алганча өлеш кертә һәм хәрби хәрәкәтләр зонасындагы якташ егетләргә тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын тели.
Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз