news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең икенче этабы башланды

Бүген Актанышның нәфис сүз осталары Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесендә сәләтләрен сыный. Конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап мәдәният-сәнгать, тарих юнәлешендә киңкырлы «Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале кысаларында уза. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районында фестиваль кысаларында күптөрле патриотик конкурслар оештырылды. Бүген дә бәйгеләр дәвам итә. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең икенче этабы уза. Конкурста чыгыш ясаучыларны жюри әгъзалары белән бергә Актаныш районының легендар шәхесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдинов үзе дә бәяли.

Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең беренче этабында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Актаныш районында, авылларында әби-бабаларыбыз истәлекләре буенча язылган вакыйгалар, реаль кешеләр, саннар, фактлар, документлар, экспонатлар, ядкарьләр белән баетылган әдәби очерк, эссе, поэма, нәсер, хат, инша, шигырьгә салып татар телендә, сәхнә чыгышы әзерләде. 2 этапта инде конкурска нәтиҗә ясала.

Конкурсның максаты - җирлегебездә яшәүче төрле сугышта катнашкан геройларның, ветераннарның батырлыгын тасвирлау, сугыш чоры балаларының, хатын-кызлар, өлкән буын күргән вакыйгаларны, аерым язмышларны тарихта калдыру, буыннан-буынга тапшыру, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot