Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта мәдәният, яшьләр сәясәте белгечләрен грант проектлары әзерләргә өйрәттеләр
Бүген Актаныш районының мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте җитәкче - хезмәткәрләре өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус курслар узды. Аларны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Яшьләр үзәге белгечләре федераль һәм республикада игълан ителгән грант проектлары әзерләргә һәм якларга өйрәттеләр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Соңгы елларда социаль һәм коммерцияле проектларны гамәлгә ашыруда федераль һәм республика тарафыннан грантлар бирү активлашты. Әмма, грант ияләре, нигездә башкаланыкылар. Әлеге вазгыятьне муниципалитетлар файдасына үзгәртү өчен Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Яшьләр үзәге ДБУ хезмәткәрләре районнарга килеп өйрәтү курслары оештыра башлады.
Казаннан ерак районнар да грант программаларыннан файдаланып актуаль юнәлешләрне үстерүгә капитал туплый алсын өчен эшлибез, - диде башкала кунаклары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз