news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде

Актанышта мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде
"Актаныш таңнары"

Мәдәният тармагында озак еллар куйган тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш үзәкләштерелгән китапханәнең методик үзәк җитәкчесе Тәэминә Шадрина, Уразай авыл мәдәният йорты директоры Римма Шәрипова ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бу турыда «Актаныш таңнары» хәбәр итә.

Куян авыл клубы мөдире Роза Хәбетдиновага, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Галимовага, Чөгәнә авыл клубы мөдире Алсу Арслановага, Киров авылы китапханәчесе Энҗе Сибгатуллинага, Актаныш мәдәният йорты тавыш режиссеры Рөстәм Гарифҗановка, район мәдәният йорты «Ак фильм» киностудиясе җитәкчесе Алмазия Хаҗиевага, Иске Кормаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзил Шәяхмәтовка ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100