news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Кыш бабайлар парадында журналистларны да бүләкләделәр

Актанышта Кыш бабайлар парадында журналистларны да бүләкләделәр
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов районны Яңа ел бәйрәменә иң яхшы әзерләүчеләрне бүләкләгәндә, «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен дә хөрмәтләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Актаныш-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтовага Кулланучылар хокукларына яклау темасын яктырту буенча VIII конкурста актив катнашканы өчен Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук бүләккә «Актаныш таңнары» газетасы хәбәрчесе Рузилә Хәсәнова лаек булды.

Татарстанда 2024 ел Фәнни технологик үсеш елы дип игълан ителгәнлектән, ТР Фәннәр академиясе республика журналистлары арасында конкурс уздырган иде. Анда катнашып Әлфия Мөхәммәтова «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә II урын алды һәм премиягә лаек булды.

«Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз. Җаваплы эшегез алга таба да татлы җимешләре белән сөендереп торсын!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100