news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Кыш бабайлар парады узды

Актанышта Кыш бабайлар парады узды
Фото: «Актаныш-информ»

Актаныш районы авыл җирлекләре, оешма-предприятие коллективлары бердәм булып Кыш бабайлар парадына чыккан. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итте.

Кыш бабайлар командасы белән бергә Кар кызы һәм башка әкият геройлары да булган. Иң элек Яңа елны алып килүче кунаклар технология техникумы каршында бәйрәм әйлән-бәйләненә кушылган. Аннан соң матур итеп Ленин проспекты буйлап узганнар.

Кыш бабайлар парадын үзәк чыршы каршындагы мәйданга җыелучылар алкышлар белән каршы алган. Чыршы тирәли урап узганнан соң, Яңа ел кунаклары балалар, яшьләр, апа-абыйлар белән бергә флешмоб биегән.

Сәхнәдә район артистлары чыгыш ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot