Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уздыралар

Актанышта Корбан бәйрәме уңаеннан Ветераннар йортында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм технология техникумында корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре үткәрелә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Аскы Актаныштагы Ветераннар йортында Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлескә кичә үк әзерләнә башлаганнар. Биредә яшәүче өлкәннәр өстәлләр көйләгән, аш-су бүләргә савыт-саба хәстәрләп куйган. Бүген ярдәмгә районның Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә килгән иде.
Иртә белән «Кояшкай» 5нче балалар бакчасы ашханәсенә яңа гына чалынган терлекләрнең корбанлык итләрен алып килгәннәр. Пешекчеләр бик тәмле итеп әлеге итләрдән токмачлы аш пешергән.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Аш-су табыннарга килеп җиткәнче Әзһәр Заманов мәҗлестә катнашучыларга дини вәгазьләр сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм шәхсән үз исеменнән кунакларны котлады.
«Шушы матур бәйрәмгә атап корбан чалдырган 7 райондашыбыз - Дәниф Харисов, Руслан Гарипов, Равил Шәехов, Илназ Фәхриев, Илгиз Шәйдуллин, Дилфат Нәгыймов, Илдар Мортазинга олы рәхмәтләребез барып ирешсен!» – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз