news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта комбайннарын урып-җыюга иң яхшы әзерләүчеләр район башлыгы премиясенә ия булды

Актанышта комбайннарын урып-җыюга иң яхшы әзерләүчеләр район башлыгы премиясенә ия булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актаныш районында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендә комбайннар карау уза. Иң яхшы әзерлекле комбайн хуҗаларына район башлыгының махсус премиясе тапшырыла. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Район кырларында өлгергән уңышны җыеп алачак техникалар - кыр кораблары тикшерелә. Зоналарда техникаларның урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсе энә күзеннән үткәрелгәч, аларны иярләүче комбайнчыларның хезмәте бәяләнә. Иң яхшы әзерлекле уңганнарны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап үзенең премиясен тапшырды, бүләк күләме ике мең сум.

«Актаныш» агрофирмасының барлык комбайнчылары да диярлек бу бүләккә лаек булды. Кыр батырларына Ленар Зарипов рәхмәтен белдерде, урып-җыю чорында сак булырга, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Ахырдан агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиевкә узган елгы комбайннар карау барышында бергәләп төшкән фотография тапшырылды.

Зур форматта, матур кысага куелган әлеге сурәт - хезмәтсөярләребез эшчәнлегенә олы бәя һәм хөрмәт дигән сүз ул! – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot