news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «КитапFest — әдәби ярминкә»се үтте

Актанышта «КитапFest — әдәби ярминкә»се үтте
Фото: «Актаныш-информ»

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге «Татарстанда җәй» программасы кысаларында мәдәният һәм сәнгать паркында чираттагы иҗади чара уздырды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Әдәби мәйданчык кунаклары — «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагере балалары һәм «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч биш мәйданчык эшләде:

  • «Китап фейс-арт — әдәби ярминкә»
  • «Әдәби интрига» төрле остаханәләр
  • «Библиошоу»*«Бел һәм исеңдә калдыр!» — куркынычсызлык лабораториясе
  • «Гаилә теләкләре агачы»

Катнашучылар табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр чиштеләр, мастер-классларда катнаштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар. Шулай ук «Фольклор дөньясына китап аша» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

«Гаилә теләкләре агачы» мәйданчыгында балалар һәм кунаклар үзләре яраткан, һәркем укырга тиеш дип санаган әсәрләр белән уртаклаштылар.

Актаныш районы Юл йөрү хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган танып-белү уеннары үткәрде һәм истәлек бүләкләре тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot