Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта «Карга боткасы» бәйрәмендә район башлыгын туган көне белән котладылар

«Бүләк» урманы янында иртәннән үк җанлылык- биредә Актаныш халкының иң яраткан, буыннан-буынга күчеп килгән балачак бәйрәме – «Карга боткасы» уза. Актанышның балалар бакчалары коллективлары халыкны төрле ярмалардан пешерелгән кап-кайнар ботка белән сыйлый. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Кара каргага куелган һәйкәл - үзенчәлекле постамент янында фотога төшеп истәлекле бәйрәм мизгелләрен мәңгеләштерәләр.

Фото: Ләйсән Газизова
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны, кайткан кунакларны 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Халкыбызның борынгы бәйрәме - Карга боткасы бәйрәме белән тәбрик итте.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова хөрмәтле җитәкчебез Ленар Рафаковичны бүгенге бәйрәмгә туры килгән туган көне белән котлады, барлык райондашлар исеменнән авыр, җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.
Мәйданда яраткан артистларыбыз - Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае җырчылары, нәфис сүз осталары бер-бер артлы чыгыш ясый, дәртле җырлар белән бәйрәм тагы да ямьләнә, дәртле көйләр мәйдан өстендә тынып тормады.
Сату нокталары, уен зоналары тәмле боткадан авыз иткән бәйрәм кунакларын әллә каян үзенә дәшә, озын-озак кыштан соң килгән яз бәйрәме күңелгә рәхәтлек һәм бәхет хисләре генә тудырды, – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз