news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта инвалид балалар өчен ифтар мәҗлесе оештырдылар

Актанышта инвалид балалар өчен ифтар мәҗлесе оештырдылар
Фото: "Актаныш таңнары" газетасы

26 март көнне Актанышның «Бүләк» мәчетендә мөмкинлекләре чикләнгән малайлар һәм кызлар, шулай ук районның балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торучылар өчен ифтар мәҗлесе узды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.

Иганәчеләр – Татар Суыксуы авылы егете Айнур Әминовның сугышчан дуслары – 810нчы диңгез пехотасы бригадасы егетләре һәм Актанышта яшәп эшләүче яшьләр.

«Бүләк» мәчете имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Анамов балалар аңларлык итеп вәгазьләр сөйләгән, бергәләп ахшам намазы укыганнар.

Кайнар ризыкларны «Тургай» кафесыннан китерәләр. Өстәлләрне технология техникумының «Повар-пешекче» белгечлеге буенча укучы студент кызлар корган. Аларга авыз ачу мәҗлесе өстәленең ничек булырга тиешлеген Фәндилә абыстай Мирзаһитова аңлатып юнәлеш бирә, өйрәтә. Ир балалар аерым, кызлар аерым өстәлләрдә авыз ачалар.

Инвалид балаларның күбесе кая да булса чыгып йөри алмый, мәчеткә андыйларны әниләре алып килгән. Үзе кебекләр белән бергә ихлас бәйрәмдә очрашу, аралашу, хәзрәтнең үтемле вәгазьләре бәйрәмчә хисләр генә тудыра. Балаларның әти-әниләре мәҗлесне оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерәләр.

«Улымның бик күңеле булып кайткан, ифтар мәҗлесе турында сөйли дә, сөйли. «Бүген минем иң матур көнем булды. Нык тәмле ризыклар ашадым», дип сөенә. Безнең балаларны куандырган һәркемгә зур рәхмәт!» – дип фикерләрен язып җибәргән әниләр.

Мәҗлестән артып калган ризыкларны Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына илтәчәкләр, калган акчаларны егетләр тәкъдиме белән мәчеткә хәер итеп тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100