Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта җигүле атлар парады булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яңа ел бәйрәме районда бик күңелле чаралар белән башланып китте. Актанышта җигүле атлар, тройкалар парады булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Авыл җирлекләре, район үзәгенең мәгариф оешмаларыннан килгән Кыш бабайлар, Кар кызлары, төрледән-төрле ак аюлар, араларында көрәннәре дә бар, Ленин урамындагы технология техникумыннан Үзәк чыршы янына юнәлде. Матур булып рәт-рәт килүче Яңа ел кунакларын тамашачылар каршы алды. Яңа елга багышланган иң матур җырлар астында геройлар булып киенгән хезмәткәрләр Үзәк чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде.
Төрле җирлекләрдән җыелган Кыш бабай, Кар кызы, аюлар балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айзирәк Локманованың бию коллективына кушылып флешмоб биеделәр.
«Актанышның горурлыгы, һәр Яңа елда буыннан-буынга күчеп баручы тройкалар парадын да сагынып көтеп алдык. Районының дистәгә якын хуҗалыгы безгә менә шундый хозурлык бүләк итте. Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгән аларны хуҗалары», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз