news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Игелек марафоны»нда 2,6 миллион сум акча җыелган

Актанышта «Игелек марафоны»нда 2,6 миллион сум акча җыелган
Фото: https://aktanysh.tatarstan.ru/tat/

Актаныш районы тарихында 24 нче тапкыр уздырылган «Игелек марафоны»нда быел 2618857 сум акча җыелган. Бу акча районда яшәүче язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марафонда һәр елдагыча бөтен район халкы, оешма-предприятияләр катнашты. Район хакимияте 100850 сум, хуҗалыклар 770 мең, мәгариф хезмәткәрләре 672 мең, эшмәкәрләр 152 мең, табиблар 185 мең, төзелеш оешмалары 200 мең, җирлек башлыклары 78 мең, мәдәният хезмәткәрләре 121 мең сум һәм башка оешмалар, битараф булмаган район кешеләре, иганәчеләр марафонга үз өлешен кертте.

Шулай ук, адреслы ярдәмнәр дә шактый булды. Узган ел 2332211 сум җыелган иде. Ел дәвамында 173 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Бүгенге көндә Актаныш районында 2129 инвалид яши. Аларның 93е - балалар. Ул сабыйларның берсе онкология белән авырый, 6сы бала чакларын урын өстендә үткәрергә мәҗбүр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100