news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Гамил Афзал премиясе тапшырдылар

Актанышта Гамил Афзал премиясе тапшырдылар
Фото: "Актаныш таңнары" газетасы

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында үзәк яңа буын китапханәсе тематик баннер, фотозона һәм кызыклы китап күргәзмәләре тәкъдим итте. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.

«Каләм алса — уй салыр» исемле иллюстратив күргәзмә күренекле әдип Данил Салиховка багышланса, «Һәркемнең үз каләме» — төрле елларда районның Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреатларының иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Мәдәни-әдәби кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова һәм ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов алып барды.

2011 елдан алып Актаныш районы башлыгы һәм республиканың Язучылар берлеге Гамил Афзал премиясен гамәлгә куя. Ул менә инде 12 ел дәвамында, 1 әдипкә тапшырыла. Беренче елны премия Туфан Миңнулинга, икенче елда — Фәнзаман Батталга, 2013 елда Марат Әмирхановка, 2014 елда Әмирҗан Моталлаповка, 2015 елда Камил Кәримовка, 2016 елда Ләбиб Леронга, 2017 елда Данил Салиховка, 2018 елда Дамир Гыйсметдинга бирелә. Алдагы елларда, 2020 елда Марсель Галиев, 2021 елда Ленар Шәех, узган ел Ләйсән Мөгътәсимова әлеге премиягә ия була.

Быел исә Гамил Афзал премиясен җирле шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы, 8 китап авторы, юморескалар һәм робагыйлар язу остасы Фәнәвис Дәүләтбаев алды.

Әдәби премияне лауреатка районыбыз башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

«Чыннан районыбыз республикага һәм хәтта Россиягә генә дә түгел, ә бөтен дөньяга затлы шәхесләр биргән як. Фәнәвис абыйны чын күңелдән хөрмәт итәбез. Аның җырлары мәгънәле һәм тормышчан, каләме үткен, иҗаты нурлы», – диде район башлыгы.

Туган җирен, газиз халкын данга күмеп яшәгән әдип хөрмәтенә бик күп җырлар, тәбрикләү сүзләре яңгырады. Район сәнгатькәрләре һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын бүләк итте.

Әдәби кичә драматург Данил Салиховның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат бенефесы белән дәвам итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100