news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан спорт осталарын бүләкләделәр

Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан спорт осталарын бүләкләделәр
Айнур Гыймадиев

Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов спорт сөючеләрне тәбрикләде. 

Район җитәкчесе Ленар Зарипов сүзләренчә, Актаныш спортчылары даими рәвештә төрле ярышларда җиңүләр яулый. Районда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Ленар Зарипов барысын да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт һәм актив булырга чакырды.

Физик культура һәм спорт өлкәсендә казанган уңышлары өчен һәм Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан актанышлылар Татарстан спорт министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Соңыннан киеренке рухта футбол ярышы оештырылды. ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды. Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, ярышларда катнашучыларга дәрт өстәп, җиңүгә рухландырды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100