news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта драма коллективлары смотры дәвам итә

Актанышта драма коллективлары смотры дәвам итә
Фото: aktanysh-rt.ru

Театр — халыкның рухи дөньясын, милли дәрәҗәсен һәм бердәмлеген саклаучы бөек сәнгать. Актаныш районында театр сәнгате бай тарихка һәм матур традицияләргә ия. Бүген авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чын иҗат бәйрәме гөрли: Мохтар Мутин исемендәге үзешчән драма коллективлары смотры бара, дип хәбәр итә «Актаныш» сайты.

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Район смотры әлеге мөһим датага, шулай ук татар театры тарихындагы данлы юбилейларга багышлана:

  • Татарның беренче трагик актеры Мохтар Мутинның тууына — 140 ел;
  • Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына — 140 ел;
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры нигезләнүгә — 120 ел.

Январь аеннан башланган әлеге мәдәни чара март аена кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның төп бурычы — авыл җирлегендә иҗади сәләтле кешеләрне ачыклау һәм халыкка күрсәтү. Театр сәнгате аша яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, милли гореф-гадәтләребезгә хөрмәт уяту һәм татар драматургиясен таныту смотрның үзәгендә тора.

Смотр шартлары буенча, һәр авыл клубы спектакль әзерләп, аны махсус график нигезендә тамашачыга һәм жюрига тәкъдим итә. Коллективлар репертуар сайлауда ирекле: сәхнәдә тарихи драмалар, психологик мелодрамалар, халык яраткан комедияләр дә урын алган. Аеруча уңышлы чыгыш ясаган коллективлар район мәдәният йортында узачак Театр атналыгында уйнау хокукын алачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot