news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта чаңгы сезоны ачылды

Актанышта чаңгы сезоны ачылды
Юлай Низаев

«Бүләк» чаңгы базасында Актаныш районының белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге вакыйга – быелгы чаңгы сезонына старт бирү дә булды. Әлбәттә, һәвәскәр чаңгычылар күптән җилдерә башлаган иде.

Районкүләм ярышларда катнашкан яшь чаңгычыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламәде, яшьләрне спорт киңлекләрендә актив булырга, кыш көне рәхәтләнеп чаңгы шуарга чакырды. Актанышта чаңгы спорты өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

ГТО нормативларына кергән узышларда барлыгы 162 укучы бала катнашты, алар 22 мәктәптән иде. Сөенечле күренеш, тәүге тапкыр узышка килгәннәре дә бар иде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot