Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре узачак
20 майда Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре узачак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Бөтенроссия өйрәнүләре вакытында мәгариф оешмалары - мәктәпләр һәм балалар бакчалары объектларына карата кылынган кораллы һөҗүмне ликвидацияләү күнекмәләре тикшереләчәк. Өйрәнүләр вакытында бинадагы шартлаткыч җайланмаларны эзләп табу, аны зарарсызландыру, хезмәткәрләрне һәм балаларны эвакуацияләү һәм башка коткару, саклык хәрәкәтләрен үтәү мөһим.
Өйрәнүләргә хокук сакчылары, Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм дә тартыла. Әлбәттә, бу хезмәтләр объектларга барганда автомобиль сигналлары да кушылачак. Оештыручылар район гражданнарын бу вакытта курыкмаска кирәк, дип искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз