Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Актаныш районы технология техникумда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара узды. Очрашу барышында Актаныш районыннан чыккан, батырлыклары илебез тарихында якты эз калдырган биш Советлар Союзы Герое турында зур горурлык белән искә алдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең мобилизацион мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Нәсим Загертдинов катнашты, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары — чын батырлык үрнәкләре, махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Бәйрәмов кыска вакытлы ял вакытында кызы укый торган техникумга килеп очрашуга кушылды.
«Бөек Ватан сугышы геройларының истәлеге безнең күңелләрдә сакланганда гына яши. Бүген махсус хәрби операциядә зонасында хезмәт итүче егетләребез — аларның эшен дәвам итүчеләр. Алар Ватанны саклый! Алар белән горурланыгыз!» – диде ул.
Чара, Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә мемориалга һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган техникум чыгарылыш укучылары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды. Мондый очрашулар буыннарны берләштерә. Алар безгә бернәрсә турында искәртә: батырлык — дәреслек битләрендә генә түгел, ә реаль кешеләрнең чын гамәлләрендә чагыла!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз