Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта беренче шахмат остазы Клим Имамов истәлегенә ярыш була

1 июнь, Балаларны яклау көнендә, Актанышта зур шахмат ярышы көтелә. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, беренче шахмат тренеры Клим Имамов истәлегенә шахмат турниры узачак. Әгәр исән булса, аңа бу көнне 85 яшь тулган булыр иде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
«Клим Сәрдәр улы Имамов истәлегенә шахмат турнирын аны кадерләп, яратып, якын итеп яшәгән балалары, туганнары оештыра. Бүген безнең «Актаныш-информ» редакциясенә Клим абыйның энесе, Татарстанның атказанган спорт остасы, күренекле шахматчы һәм остаз Илдар Имамов килде. Аның белән бергәләп Клим Сәрдәр улының матур язмышын кабат күздән кичердек, илебез, районыбызның сәяси-иҗтимагый тормышын үстерүдәге хезмәтләрен барладык», – диелгән хәбәрдә.
Фото: http://aktanysh-rt.ru/
- Клим абыебыз Актанышта балаларны, яшьләрне шахмат спортына тарткан, өйрәткән беренче тренер. Аның укучылары- өлкән яшьтә булсак та, Сәгыйтьҗан, үзем- Илдар Имамов һаман да шахмат уйныйбыз. Абруйлы райондашларыбыз - профессор, фән эшлеклесе Фидус Кәрамов та аның укучысы. Без – бик күп. Ә шәхсән минем өчен ул алдан ияртүче, ярдәм итүчем булды.
Клим Имамов 1940 нчы елда туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 1 яшь тулып кына киткән була әле. Әтисе Сәрдәр 1941 елның 22 июнендә сугышка алына. Әнисе Бикә җилкәсендә кечкенә улы һәм сукыр әбисе кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз