news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта беренче «KARGAFEST- ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме узды

Актанышта беренче «KARGAFEST- ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме узды
Фото: "Актаныш-информ" / Ләйсән Газизова

Актанышта «KARGAFEST – ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды. Бу хакта «Актаныш-инофрм» яза.

Татар халкының бик күп йола, гореф-гадәтләре табигать белән бәйле. Яз алып килгән кара каргаларны зурлап борын-борыннан Карга боткалары узган. Чорлар, заманалар үзгәрә барган саен Карга боткасы йоласы да онытыла башлады. Әлеге вазгыятьне Актаныш районы кабат яңартты.

«KARGAFEST – ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәмен оешма-предприятиеләрдән, авыллардагы клублардан килгән командалар парады башлап җибәрде.

Актанышның балалар бакчалары, мәктәпләрен «Алтынчәч» карлыгачлары («Алтынчәч» балалар бакчасы), «Ромашка карлыгачлары» («Ромашка» балалр бакчасы), «Умырзая сандугачлары» («Умырзая» балалар бакчасы), «Саескан» командасы («Кояшкай» балалар бакчасы), «Каенкай сандугалары» («Каенкай» балалар бакчасы), «Тылсым аккошлары» («Тылсым» балалар бакчасы), «Ләкләк-бәхет кошлары» (Әтәчкәй балалар бакчасы), «Каргабикәләр» (гимназия), «Тынычлык кошлары» (Актанышның икенче санлы мәктәбе), «Саескан Number one №1» (Актанышның беренче санлы мәктәбе) командалары тәкъдим итте.

Кәзкәй, Аеш, Актанышбаш клубларының «Атаказ»,Татар Суыксуы, Күҗәкә клубларының «Сыерчык», Бурсык, Такталачык, Татар Ямалысы, Чалманарат клубларының «Агыйдел акчарлары», «Уразай, Теләкәйнең «Күгәрчен», Сәфәр, Аккүз, Кировның «Сандугач», Яңа Әлем, Пучы, Усы, Иске Айманның «Аккошлар», Байсар, Богады, Киров, Чуракай, Югары Яхшыйның «Карга» командалары да район үзәге командаларыннан калышмыйча үзләренә генә хас киемнәрдән район халкын бәйрәм белән сәламләп мәйдан аша узды.

«Бүләк» базасы мәйданына яңача эчтәлекле бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр бик күп иде. Командаларны, алар барысы 18, олысы-кечесе алкышлап каршылады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100